Новоатнинский СДК

Олы Әтнә авыл җирлеге

Яңа Әтнә авылы мәдәният йорты

Кече Әтнә авыл клубы

Шәкәнәч авыл клубы

Яңа Җөлби авыл клубы

 

“Авылымның күңелле мизгелләре”

театраль – концерт тамаша сценариясе

  

28 ноябрь, 2011

 

Кичке авыл, капка төбе күренеше. (Руслан Галимуллин Әтнә көе музыкасы бара).

1 Хатын( Сәлимә ) чыга:

         Рәхәттә соң. Капка төбенә чыгып утыруны әйтәм. Авыл киче, тынлык, саф һава, эш беткән. Маллар каралган, сыерлар савылган, ир ашатылган, савыт-саба юылган, яшелчәләргә су сибелгән. Бер эш тә юк, яшә дә яшә рәхәтләнеп.

Ир ( Рамил ) чыга:

         Кичке тынлыкны бозып авыз күтәреп сөйләшеп утырасыңмы? Әнә, күршеләр болай да әйтәләр ди, безнең күрше хатыны сәеррәк бугай ул, капка төбенә чыга да үзе белән үзе кичләр буе сөйләшеп утыра дип әйтеп әйтеп әйтәләр ди. 

Сәлимә:

         Ә, әле шулай мыни. Ачулары килә, үзләренең эшләре бетмәгәнгә мин гаепле түгеллә. Кара әле, үзе чыкмаганма әле, ишек алларында тыңлап тормый микән?

Рамил шыпырт кына:

         Шунда, шунда.

Сәлимә:

         Күрше, нишләп үзең генә, әйдә чык монда, тыңлап тору килешми дим, әйе, чык, әйдә сөйләшеп утырыйк.

2 Хатын ( Ләйлә ):

         Хай, күршекәйләрем, бигрәкләрдә матур итеп, парлап утыруыгызга сокланып, көнләшеп карыйм. Ак көнләшү белән генә инде. Ни бит әле, менә үзем генә чәй эчәсем килми, әйдәгез әле, чәем кайнады, коймакта пешергән идем. Бергәләшеп чәйләп алыйк. Без бит гомер иткән күршеләр.

Сәлимә:

         Әйдә, әйдә, ял итик, иртәгә син безгә керерсең.

Ике хатын кереп китә

ҖЫР:      Гарипов Илдар “  Алтын алма ”

ҖЫР:   Сафиуллина Ясминә “ Син гомер агышларым”

               Сафиуллина Ясминә “ Күңел кошым”

Балаларын киендерә-киендерә ( Фаил белән Булатны киендерә) клуб мөдире (  Ясминә ) чыга:

         Абау, шушы кич белән эшкә дип чыгып китүләре, үләм. Бөтен кеше эшен бетереп йокларга әзерләнгәндә, син эшкә дип чыгып кит инде. Аның ишегенә йозак эләрмен инде, балалары да без үзебез генә өйдә калмыйбыз дип торалар бит. Үзләрен генә калдырып та булмый, Алла сакласын. Әтиләре эштә, тагын кайнанага җибәрми булмый инде. Ул да остарды хәзер, көтү кайтуга капкасын бикләп куя. Малайлар, әгәр әбиегезнең капкасы бикле икән, капка астыннан керегез. Зинһар сүзен тыңлагыз. Иртәгә дә шунда барасыгыз бар. (Кереп китә).

  Гармунчылар:   Галимзянов Илнар һәм    Ранис 

БИЮ:   Шәрык биюе( А. Айгөл)

ҖЫР:  Гарипов Илнур “ Гөрләшеп яшик”

Кыз (Алинә) чыга, егетне көтә.

         Күренми әле, әй соңга кала торган гадәте бар шул. Эше дә бик җаваплы, арыйдыр да. Килә, арысланым минем.

Егет( Таһир ) керә:    Хәерле кич, сөеклем!( чәчәк бирә).

Кыз: Нихәл! ( төчкерә башлый, чәчәкне ыргыта). Аллергия минем, йөрисең шунда чүп-чар ташып, туйган шул печәннән, эштә дә. (Кыз елый башлый).

Егет: Я инде, шуңа да үпкәләп утырма. Ярар, пока. Иртәгә кадәр. Синең елаганыңны тыңларга килмәдем. Иртәгә иртүк эшкә.

Кыз: Бетте, бетте. Әйдә әз генә утырыйк инде. Рәхәт бит, тынлык, саф һава.

Егет: Әй, миңа бөтен нәрсәдән дә сәләр исе килгән кебек.

Кыз: Миннәндәме?

Егет: Юк. Синнән соляр белән кушылган мазутлы солидол исе килә.

Кыз: Салкынча.

Егет: Аһа, киенеп йөрергә кирәк.

Кыз: Әйт әле, син мине яратасыңмы?

Егет: Әни, әле быел гына өйләнмисең ди.

Кыз: Юк инде, я быел, я беркайчанда. Мине, әнә апалар шәһәргә чакыралар, эшкә урнаштырабыз диләр.

Егет: Ну, ладно.Уйлап карармын. ( Кыз үбеп ала).  Кит кеше күрсә. Хисләргә бирелә башладың, кайтырмын ахры. Иртәгә эшкә.Ярый, пока.Озатып тормыйм, иртәгә кадәр.

Кыз аптырап басып кала. Музыка башлана.

ҖЫР: Апайчева Алинә  “ Оча күрмә”

ҖЫР: Гарипов Илдар “ Солдат хаты”

 Сәлимә: Күрше, күрше дим, чыгып кына кер әле.

  Ләйлә : Нәрсә бар?

Сәлимә: Улым өйләнәм ди. Төш буе йоклый алмадым, уйладым ди. Чисти әсәрләнгән. Синең кызыңны алып чыгабыз ди.

Ләйлә: Ничкек инде минем кызны? Кем кушкан аларга.Чәчәк кебек кызымны синең малайга бирер хәлем юк.

Сәлимә: Әй, минем улым да лачындай. Эчми, тартмый, эшли. Синең ул кызыңны кеше иткәнче, ничә кыш ашатасы булыр әле. Я, әйдә, кодагый тәмсезләнмик. Алар үзләре килешкәннәр бугай, бәхетләре булсын.

ҖЫР: Кодагыйлар

Бер сүзем бар кечкенә

Әле кичә кич кенә

Синең кызың минем малай

Кинодан кайтып килә.

Сөйләшәр төсле дә,

Серләшәләр төсле дә

Пар күгәрченнәр шикелле

Берсе тиңдәш берсенә.

 

Сездә әйбәт күршеләр

Бездә әйбәт күршеләр

Ике кәрше бергәләшеп

Әвеш – тәвеш килсеннәр.

                            Гайфулла да соратты

                            Сәйфулла да соратты

                            Әллә соң мин җиде ятка

                            Кыз бирергә дуракмы.

 

Бәйрәм кичеме сездә

Кунак төшемме сездә

Әйтим шуны ашны-суны

Авыз итәрбез бергә.

                            Син булырсың кодагый

                            Мин булырмын кодагый

                            Ике күрше арасында

                            Андый хәлләр булгалый.

Чемодан  күтәреп ир ( Х.Равил абый ) керә.

ҖЫР: Хөснетдинов Равил абый  “ Хушлашырга ашыкма”

                                                        “Гүзәлем”

Ике күрше сөйләшә.

                 Кара әле, тау башыннан Шакир Окасы төшеп килә түгелме? Ул килсә берәр җынлы эчле ыштан алырмын дигән идем. Әйдә, тирә-як күршеләргә дә дәшик әле. ( Кереп китәләр, А.Айсылу җырлый.Җыр бетәрәк, Шакир – Рамил керә,хатыннар чыгып сумкасын актаралар).

                 ҖЫР:   Ахмадуллина Айгөл “ Сөйгән ярлар кавышалар”

                 Булат керә: Әйбәт булды әле, миңа кирәкле апаларның барысыда монда җыйналганнар икән. Исәнмесез, апалар!

                 Апалар: Исәнме, улым!

                 Булат: Югары оч Дамира апалар бүген коръән укыталар, бөтенегезнедә шунда чакырды.

                 Апалар: Ярар, ярар, үскәнем барырбыз. Чакырган җиргә бармый калган юк дия дия кереп китәләр.

Булат шигырь сөйли. 

ҖЫР: Галимзянова Алсу

3 абыстай чыга: ( Сәлимә, Ләйлә, Таһир) 

Сәлимә: Андый җиргә соңга калып барырга яратмыйм. Сәгать, сәгать ярым алдан бару кирәк.

Ләйлә: Күрше, анда баргач, сүз көрәштереп утырып булмас, бүген корәнне үзем укыйм.

Сәлимә: Шулай ди менә, һаман син укырсың. Түбән оч Мөслимәләрдә дә син укыдың, бүген дә син. Юк инде.

Таһир: ( тотлыгып) Бүген үзем укысам ничек булыр икән?

Сәлимә һәм Ләйлә бергә: Хәзер менә.

БИЮ:  Татар егетләре биюе Гарипов Илнур 

ҖЫР: Ахмадуллина  Айсылу “ Тәрәзәләр” 

 Сәлимә койма башына носкилар юып элеп йөри.  

Бу вакытта С.Фаил чыга.

Сәлимә: Үскәнем, каян кайтып киләсең болай?

Фаил: Әниләр көне уңаеннан концерт булла, шуңа репетициягә барам әле.

Сәлимә: Син нишлисең соң анда?

Фаил: Җырлыйм!!! 

ҖЫР: С.Фаил “Мин авыл баласы” 

ҖЫР:  Шәйхетдинова Ләйлә “Синнән башка”

                                                   “ Теләк” 

Сәлимә:  Тагын бер көн узып китте. Үзенең күңелле мизгелләре, кызык мәшәкатьләре белән тагын бер көн узып китте. Эш бетте.Яшә рәхәтләнеп.

Рамил: Тагын үз-үзең белән сөйләшеп утырасыңмы? Сине кич югалтсам, капка төбеннән генә эзләргә кирәк икәнен беләм хәзер.

Ләйлә: Нихәлләрегез бар. Әллә бүген соңга калдыммы дип торам. Бер очрашып, сөйләшеп утырмасак йокы-йокы булмый.

Сәлимә: Әйе, туган якның һавасы да йөрәккә май булып ята аның. Дөньядагы миллионланган авыллар арасында безнең авыл иң якыны, иң кадерлесе. Туган якта бергәләшеп, шат күңел белән, исән-сау яшәргә язсын.

ҖЫР: А Алинә һәм Ш.Руфия “ Туган авылым”

Создать бесплатный сайт с uCoz